Марат Әхмәтов: Яңгырлы һава торышы урып-җыю эшләренә комачаулый
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйткәнчә, бүгенгә бөртекле һәм кузаклы культуралар 88 мең гектардан (фаразланган мәйданнарның 6 проценты) җыеп алынган, 287 мең тонна ашлык суктырылган.
Бер гектардан уртача 32,7 центнер уңыш чыга. Шул ук вакытта көзге бодай чәчүлек мәйданнарының 19 процентыннан суктырылган, уртача уңыш – 34 ц/га, борчак 18 процент мәйданнан (24 ц/га), көзге арыш 9 проценттан (30 ц/га), арпа 5 проценттан (35 ц/га) җыеп алынган.
Узган елның шушы датасына республикада 214 мең га мәйданнан 643 мең тонна ашлык җыеп алынган, бер гектардан 30 центнер уңыш алынган. «Кайбер районнар июльнең өченче декадасы башында яхшы һава шартларыннан файдаланды һәм шактый мәйданнан уңыш җыйды», – диде Марат Әхмәтов.
Министр хәбәр иткәнчә, Нурлат районы 22 процент мәйданда 25 мең тонна ашлык суктырырга өлгергән, уртача уңыш 35 ц/га тәшкил иткән. Әлки районы аграрийлары 24 процент чәчүлекләрдән уңыш җыеп алган, әмма әлегә уңыш 26 ц/га булган.
Зәй районында бөртекле һәм кузаклы культуралар 7,2 мең гектардан (19 процент) җыелган. Зәй районы игенчеләренең иң югары уңышы – 46 ц/га диярлек. Районнарда бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының 5 проценттан кимрәге суктырылган. Алар арасында Әлмәт, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чирмешән, Кама Тамагы районнары да бар.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
