Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Марат Бәшәров “Мулла” фильмын караган кешеләрнең мәчетләргә киләсенә ышана

6 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Марат Бәшәров Татарстанда төшерелгән “Мулла” фильмының җәмгыятьтә исламга карата уңай караш тәрбияләүгә үз өлешен кертәсенә ышана. Бүген танылган киноактер Казан кинофестивале кысаларында тамашачы белән бергә “Мулла” фильмын тамаша кылды һәм фильм буенча үз фикерләрен җиткерде.

“Безнең әлеге фильмда күрсәтелгән кебек муллаларыбыз бик юк. Россиядә дә, Казанда да бик күп мәчетләр салынган. Әмма аларда, ни кызганыч, Рамил уйнаган кебек имамнар эшләми. Мин бу фильмнан соң кешеләр мәчетләргә килерләр һәм безнең динебезгә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртерләр дип өметләнәм”, - диде ул.

“Мин Татарстанда эшләргә Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Ул миңа шушы шансны бирде, - дип дәвам итте Марат Бәшәров. – Мин продюсерлардан кат-кат фильмның азагы турында сорадым. Алар сер саклап миңа әйтмәделәр. Ниһаять, мин фильмның азагын күрдем. Ул бик матур тәмамланган – малай азан укый. Мин финал гениаль уйланылган дип саныйм. Һәм мин бүген сезнең белән бергә аның шаһиты булдым”.

“Мулла” фильмы Татарстанның Әтнә районында төшерелде. Фильм Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча эшләнде. Идея авторы – Марат Әхмәтшин. Ул үзе үк икенче продюсер һәм композитор да. Баш продюсер – Миләүшә Айтуганова. Режиссерлар – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров. Рамил Фазлыев үзе үк төп рольне – Әсфәндияр образын да башкарды.
Эчтәлек буенча Әсфәндиярны бер туганы авылга имам итеп барырга үгетли. Ул авылда мәчет салдырган, әмма халык йөрми. Әсфәндияр авыл кешеләренең бер өлеше белән каршылыкка очрый. Биредә ул үз мәхәббәтен дә таба. Фильмны төшерүчеләр Әсфәндиярны “үтермиләр”.

“Мулла” тулы метражлы фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсында катнаша.

Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале бара. Аның ачылу тантанасы 4 сентябрьдә булып, ул 10 сентябрьдә ябылачак.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"