Махсус хәрби операция зонасында Татарстан табибына Батырлык ордены тапшырдылар
3 ноября 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Махсус хәрби операция зонасында эшләүче Татарстан хирургы Рафаэль Габдрахмановка Батырлык ордены тапшырганнар.
Рафаэль — полкның медпункт командиры, аның башлангычында Татарстан медиклары — фельдшерлар, медицина хезмәткәрләре һәм табиблар эшли.
Аңа орденны яу кырыннан хәрбиләрне коткару һәм эвакуацияләү өчен тапшыралар. Бүләкләү урман полосасы позициясендә уза.
«Бу бик көтелмәгән булды. Чөнки мондый бүләкне, кагыйдә буларак, медикларга бирмиләр. Батырлык ордены белән гадәттә разведчикларны, штурмовикларны бүләклиләр. Махсус хәрби операция зонасында мондый бүләкне алучы мин бердәнбер медик, дип уйлыйм. Минем вазифам — медицина хезмәте җитәкчесе. Бездә барлык медицина җитәкчеләре тылда, кайдадыр госпитальдә утыра. Бездә медиклар аз булганга, мин үзем яу кырында эшлим. Броньләнгән машиналарда, БМПда, БТРларда без миномет яки автоматтан ату зонасына керәбез, безнең хәрбиләрне алып чыгабыз, һәм кире эвакуация зонасына китәбез», — дип уртаклашкан ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлык белән әңгәмәдә.
Командир Рафаэль Габдрахмановны бер көнгә өенә кайтарып җибәрә. Хәзер ир-ат ял итә, медикаментлар туплый һәм кире барырга әзерләнә.
Фото: tatar-inform.ru
Автор: Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/353954-makhsus-kh-rbi-operatsiya-zonasynda-tatarstan-tabibyna-batyrlyk-ordeny-tapshyrdylar/
Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
