Мөхәммәтшин снюслар сатуны тыю турындагы закон проектын кабул итүнең мөһимлеген әйтте
24 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин балигъ булмаганнарга снюслар һәм вейплар сатуны тыючы закон проектын кабул итү кирәклеге турында белдерде. Мондый фикерне «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре журналистлар белән очрашуда әйтте.
«Иртәгә [ТР Дәүләт Советы утырышында] бу документны өч укылышта кабул итәргә тырышачакбыз. Федераль закон нормаларын үтәп, Татарстанда теркәлгән барлык 44 сәяси партия вәкилләрен тәкъдимнәр белән чыгыш ясарга чакырдык. Бәлки, әзерләнгән закон проектына карата нинди дә булса кисәтүләр дә килер», - диде парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, яңа закон проекты турында фикер алышуда катнашырга 11 сәяси партия теләк белдергән, аларның җидесе үз фикерләрен әйтергә теләгән.
«Без сүз бирәбез, без ачык. Закон проектына карата уңай кисәтүләр, тәкъдимнәр кертсәләр, бик рәхмәтле булачакбыз, балаларны болардан араларга кирәк», - диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 24 декабрьдә узачак VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында депутатлар балигъ булмаганнарга тәмәке булмаган никотинлы продукция сатуны һәм никотин белән тәэмин итүче электрон системаларны тыю турындагы закон проекты хакында фикер алышачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)