Мөхәммәтшин: Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру - дәрәҗә һәм зур җаваплылык
22 августа 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
WorldSkills хәрәкәте яшьләрнең потенциалын ачарга, аларның үз көчләренә һәм уңышлы киләчәгенә ышанычларын ныгытырга ярдәм итә. Бу хакта кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин WorldSkills International Генераль ассамблеясы утырышында хәбәр итте.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны республика җитәкчелеге һәм татарстанлылар исеменнән сәламләде. «Татарстан башкаласы мондый югары дәрәҗәдәге чараларны беренче тапкыр гына оештырмый – без Универсиаданы, ФИНА чемпионатын, футбол мундиале уеннарын кабул иттек. Әмма һәрберсе - зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык», - диде республика парламенты башлыгы.
Ул WorldSkills Internationalда катнашучы илләр вәкилләренә, Татарстанга 45нче Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатын уздыру ышанычы өчен, рәхмәт әйтте.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе иртәгә 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты ачылачагын искәртте. «Безнең өчен, һичшиксез, чара гына түгел, ә иң беренче чиратта дөнья дәрәҗәсендәге технологияләр һәм стандартлар, ихтыяҗ булган һөнәрләр белән танышу, аларның илдә популярлыгын арттыру да мөһим», — дип саный республика парламенты башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин кабул итүче як хокукларында Франциянең Лион һәм Япониянең Айти префектурасы вәкилләренә 2023 елда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру хокукы өчен көрәштә уңышлар теләде.
WorldSkills Генераль ассамблеясы ике елга бер тапкыр уздырыла. Съездда WorldSkills International (WSI) әгъзалары булган барлык илләрдән вәкилләр катнаша. Бүген Ассамблея химаясында дөньяның 68 иленнән 600дән артык кеше җыелды. Съездда Россияне WorldSkills Russia делегациясе тәкъдим итә, аны берлек генераль директоры Роберт Уразов җитәкли.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)