Мөхәммәтшин Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы эшенә нәтиҗә ясый
23 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының соңгы утырышында катнашып, яшь парламентарийлар эшчәнлегенә бәя бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иҗтимагый яшьләр палатасы эшенә нәтиҗә ясаячак һәм ТР Яшьләр парламентын оештыру принциплары хакында сөйләячәк. Яшьләр парламенты көзге сайлаудан соң Татарстан Республикасы Дәүләт Советында оештырылачак», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Иҗтимагый яшьләр палатасы ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук яшьләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм үз әгъзаларын делегат итеп җибәргән муниципалитетларның яшь вәкилләреннән оештырылды. ТР Яшьләр парламентын Россия дәүләт хезмәтләре порталы аша интернетта тавыш бирү юлы белән формалаштыру күздә тотыла.
("Татар-информ)

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)