Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Мәскәүдә үткән «Татар кызы 2020» бәйгесендә Кукмара һәм Мамадыш кызлары җиңгән

18 августа 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бәйгедә 8 татар кызы көч сынашып, һәрбер кыз бер номинациягә ия булды.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Ләйсән Вәлиева). 16 август көнне Мәскәүдә Халыкара гүзәллек һәм сәләт бәйгесенең Мәскәү төбәк этабы узды. Әлеге бәйгене онлайн форматта «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтте.

Быел «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының сайлап алу этабында Мәскәү төбәгендә яшәүче кырыклап кыз катнашты. Жюри алардан егерме татар чибәрен сайлап алды, финалга шуларның сигезе чыкты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча ике җиңүче игълан ителде: киләсе этапта Мәскәүне — Динә Абдуллина һәм Мәскәү өлкәсен Гөлмәрьям Смирнова тәкъдим итәчәк. Динә Абдуллина тумышы белән Кукмарадан. Аңа 19 яшь. Ә 23 яшьлек Гөлмәрьям Смирнова Мамадыш кызы. Хәзерге вакытта алар Мәскәүдә укый. Бәйгенең ике җиңүчесе дә Мәскәү төбәген Үзбәкстандагы «Татар кызы» халыкара конкурсында тәкъдим итәчәк.

«Бу бәйге инде күпме еллар меңләгән кызга татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирә. Алар татар телендә сөйләшергә, ашарга пешерергә өйрәнеп китә. Мин моңа бик сөенәм. Мондый бәйгеләр булганда, безнең телебез дә, халкыбыз да яшәячәк», — диде ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.

Шунысын да билгеләп үтик, быел «Татар кызы» халыкара конкурсы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр Чиләбедә 2011 елда үткәрелгән.

«Мин бәхетле һәм барысы өчен дә бик рәхмәтле. Әйтәсе сүзләрем бик күп. Әлегә сезгә шатлыклы яңалыгымны әйтәсем килә. Бүген мин „Татар кызы 2020“ (Мәскәү өлкәсе), „Халык гүзәле“ һәм „Иң иҗади татар кызы“ исемен яуладым», — дип язган Гөлмәрьям үзенең инстаграм битендә.

ФОТО: Ләйсән Вәлиева 
ТАТАР-ИНФОРМ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"