М.Шәймиев Сабан туе музеен булдыруны һәм урам исемнәрен ике телдә бирүне тәкъдим итте
29 августа 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында ике тәкъдим җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында утырыш Министрлар Кабинетында үтте.
"Шушы көннәрдә миндә Ренат Харис булды. Ул Сабан туе музее концепциясен нигезле итеп эшләгән. Дөньяда нинди генә музейлар юк. Карнавал музее, башкалар да. Без киңәшләштек тә, Кремльдә булдырырга, дип уйладык. Безгә ул Сабан туе балачактан сеңгән. Кремльдә моның өчен мәйдан да бар. Сабан туеның интерактив өлешен эшләсәк, бик күп чит ил кешеләре килеп караячак", - дип, Минтимер Шәймиев Сабан туеның безгә яхшы таныш булса да, башкаларга кызык булачагына ишарәләде.
Рөстәм Миңнеханов, бу фикерне хуплап: "Бу - тулы бер тарих. Бу эшкә Тарих институтын җәлеп итәргә кирәк. Документлар белән расланырга тиеш. Кремльгә карата музей комплексы буларак ихтыяҗ үсәчәк. Бу мәсьәләләрне теркәргә кирәк", - диде.
Минтимер Шәймиев тагын бер үтенеч белән чыкты. "Әйдәгез, урамнарның барлык исемнәрен ике телдә языйк. Алайса гел яртылаш. Сөйләшәсең дә онытасың. Әйдәгез бу мәсьәләдә нокта куйыйк. Үзебез эшләмибез, аннары үзебез канәгать түгел. Тулаем алганда, 100 еллыкка әзерләнү буенча эш бара. Юбилейны лаеклы каршы алырбыз дип ышанам", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе .
Татарстан Президенты бу тәкъдимнәрне карар проектына кертүне сорады.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)