Опера һәм балет театры репертуарында татар спектакльләре аз булуы өчен шелтә алган
12 февраля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарындагы спектакльләрнең нибары 11 проценты гына татар спектакле. Татарстан мәдәният министрлыгы моның өчен театрны шелтәләргә мөмкинлеген искәртә. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышына әзерләгән отчетында әйтелә.
«XIX гасыр чит ил авторлары әсәрләре өстенлек иткән бердәнбер театр — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры (43 спектакльнең 29ы). Бу классик музыкаль театрның юнәлеше белән аңлатыла. Аның репертуары Көнбатыш Европа опера һәм балет сәнгатенең югары үрнәгенә таяна» — диелгән отчетта.
«Татар спектакльләре исә барлык уйналган спектакльләрнең 11,6 процентын гына тәшкил итә. Татар опера һәм балет традицияләренең ныклыгын истә тотып, аларның репертуарда бик аз булуы театрның репертуарын шелтәләргә җирлек тудыра», — дип дәвам ителә документта.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар телле ике опера спектакле бар. Болар — «Сөембикә» һәм «Шагыйрь мәхәббәте». Шулай ук өч милли балет куелган: «Шүрәле», «Алтын Урда» һәм «Йосыф турында риваять». Милли спектакльләр елга бер-ике тапкыр гына күрсәтелә һәм театрның бренды булган халыкара фестивальләрдә еш катнашмый.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)