Луиза Янсуар Татар әдәбияты тарихы музее директоры итеп билгеләнде
“Миңа апрель азагында бу урынны тәкъдим иттеләр. Гөлчәчәк Нәҗипова белән күрешеп сөйләштек. Мин үз карашларымның шушы күзаллауларга тәңгәл килүен тойдым һәм эшләргә ризалык бирдем. Бу мәйданда бик күп проектларны тормышка ашырып була дип исәплим. Хәзерге вакытта Татар китабы йорты брендын әзерлибез”, - диде ул.
Министрлыкның әлеге планнары турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да әйткән иде.
«Алар анда Йолдыз Миңнуллина белән бергәләп эшләячәкләр. Йолдыз Миңнуллинаның Кариев театрында да проект алып барганын беләм. Ул бу музейга да кирәк – ул бренд. Мин мондый карарга килүебезгә бик шатмын. Башта башка вариантлар да бар иде», - дигән иде Ирада Әюпова.
«Без Шәриф Камал музеена яшьләрне җыярга телибез. Бу «агач» музей булып калмасын иде», - диде ул музейга бәйле планнар белән уртаклашып.
Шәриф Камал мемориаль фатиры – республика дәрәҗәсендә архитектура, тарих һәм мәдәният һәйкәле. Казанның Островский урамында урнашкан. Музей-фатир буларак 1944 елда ачылган. 2007 елда «Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның музей-фатирын булдыру» карары кабул ителгән булган. Бинага реконструкция үткәрелде.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
