Лилия Галимова X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле шикаятьләрне шәрехләде
12 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Укучыларны X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле һәр очрак шәхси нигездә тикшерелде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге уңайдан кайнар элемтә оештырды. Прокуратура тикшерә башлагач, без коллегаларыбыз белән әлеге уңайдан фикер алыштык. Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән мәгълүматлардан күренгәнчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдән килгән. Алар һәр очрак буенча шәхси нигездә эш алып барган, муниципалитетка мөрәҗәгать иткән.
Бүгенге көндә әлеге мәсьәләләрнең барысы да укучылар файдасына хәл ителгән», - дип искәртте Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан Кремленең белем алу җәһәтеннән позициясе ачык: һәркемнең I сыйныфтан XI сыйныфка кадәр тулы белем алу өчен конституцион хокукы бар. «Һичшиксез, әлеге хокук үтәлергә тиеш», - диде Галимова.
Казан Кремленең рәсми вәкиле искәрткәнчә, ТР Прокуратурасы алдында мәктәп җитәкчелеге тарафыннан закон бозулар булганмы-юкмы икәнлеген ачыклау бурычы тора. Бары тик шуннан соң гына тиешле нәтиҗәләр чыгарырга һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту хакында сүз алып барырга мөмкин булачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)