Лилия Галимова Татарстанда пляжларның рәсми рәвештә кайчан ачылачагын әйтте
«Иминлек белән бәйле кайбер сораулар бар. Алар хәл ителми торып, әлбәттә инде, пляжлар ачылмаячак», — диде Галимова.
Татарстанда коену сезоны әле дә булса ачылмавы коронавирус инфекциясе таралу куркынычына гына бәйле түгел, дип искәртте ул. Роспотребнадзор һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ел саен пляжларның иминлеген тикшерә.
«Узган ял көннәре нәтиҗәләре буенча гына да статистиканың ни дәрәҗәдә куркыныч булуын үзегез дә күреп торасыз. Кызганыч, республикада 10 кешене югалттык. Бу күп кенә кешеләрнең җиһазландырылмаган, коену рөхсәт ителмәгән пляжларны ял итү урыны буларак сайлавы белән бәйле», — дип өстәде Лилия Галимова.
Татарстан буенча, Казанны да кертеп, су керү тыелуга да карамастан, моны санга сукмаучыларны ачыклау буенча киң колачлы рейдлар үткәрелде. Пляжлар рәсми төстә ябык булса да, җәй башыннан алып республика сулыкларында инде 36 кеше (шуларның өчесе — балалар) батып үлгән.
"Татар-информ"
фото:Владимир Васильев
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
