Лилия Галимова: Студентлар өчен ташламалы билет бәясе хакында карар тиздән хәбәр ителәчәк
25 января 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы Казанда студентлар өчен җәмәгать транспортында ташламалы йөрү турындагы мәсьәлә буенча карар чыгарды һәм ул шушы көннәрдә хәбәр ителәчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
«Студентлар өчен юл йөрү билетларына килгәндә, Татарстан Президенты кушуы буенча яшьләрнең профильле министрлыгы әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә бу мәсьәлә буенча нинди карар кабул ителгәнлеге хәбәр ителәчәк. Ул эшләнгән һәм шомартыла. Бүген-иртәгә хәбәр ителәчәк», - диде Галимова. Аны иртәгә Студентлар көненә багышланган чарада әйтүләре ихтимал.
Җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен кискен арттыру һәм студентлар өчен 50 тапкыр бару билетын гамәлдән чыгару петиция язуга сәбәп булды.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов Казан транспортында йөрү өчен студентларга ташламалар турында петиция авторы белән очрашты. Шуннан соң ул кискен мәсьәләне хәл итүнең өч вариантын карарга вәгъдә итте.
Сүз транспорт грантын киңәйтү, ташламалалар кертү яки студентлар юл йөрү билеты булдыру турында барды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)