Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылды

Актанышта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың беренче музее ачылды. Ул гимназия-интернат бинасында урнашкан.

«Гимназиядә Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган балалар укый. Алар бирегә ана телендә белем алырга килә. Бу балалар татар телен генә түгел, аның мәдәниятен, сәнгатен, шулай ук Әлфия апа кебек бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш. Әлфия Авзалова моңнарында тәрбияләнгән буын тәртипле, тәүфыйклы булачак, укуында да уңышларга ирешәчәк», — диде Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.

Энгель Фәттахов Актанышның Мәдәният паркында Актанышта туып-үскән, танылган әдәбият-мәдәният әһелләренең сыннары куелуын искә алды. Мәдәният паркында якташ җырчыбыз Әлфия апага һәйкәл куелачак, дип белдерде.

Интерактив стильдә эшләнгән яңа музейның ачылу тантанасында Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты. Ул Әлфия Авзалова белән Казанда бер йортта яшәвен, шуңа күрә аның белән якыннан таныш булуын да әйтте:

«Без балаларны музейларга йөртәбез. Ә бу музей балалар укый һәм яши торган гимназия-интернатның үзендә. Балаларның милли традицияләрдә тәрбияләнүе мөһим. Республикабыз, халкыбыз горурлыгы булган шәхесләрне яшь буын белеп үсәргә тиеш. Әлфия Авзалова әти-әниләрнең күренекле замандашы иде, безнең дә яраткан җырчыбыз. Ул чын мәгънәсендә халык җырчысы иде. Бөек булса да, гади булды», — диде ул.

Музейда Әлфия Авзалованың тормышын чагылдырган фотографияләр, концерт афишалары белән беррәттән, яшь чагында төшерелгән аклы-каралы фильм-клипны да карарга мөмкин. 70нче еллар радиоалгычыннан Әлфия апаның җырлары яңгырый, телевизордан концерты күрсәтелә.

Бөек җырчының ике концерт күлмәген гимназиягә «Туган як» музее тапшырган. Кызлары Әлфия Авзалова яшәгән фатирдагы сәгатьне бүләк иткән.

Тагын бер заманча яңалык — интерактив караоке. Бөек җырчы репертуарындагы җырлар арасыннан теләгәнеңне сайлап аласың да, интерактив караокега кушыласың. Бэк-вокалны Әлфия Авзалова үзе башкара.

Музей Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән булдырыла. Барлык чыгымнар 3 миллион 600 мең сум тәшкил иткән. Гимназия директоры Рузилә Гарипова республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә һәм Татарстан Республикасы Милли музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"