Лаеш районында Кыр көнендә фермерларга грантлар тапшырылды
3 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Лаеш районында "Гаилә терлекчелек фермалары үсеше", "Эш башлаучы фермерларга ярдәм", "Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе үсеше" программалары буенча грант җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларны "Татарстанда Кыр көне" чарасы кысаларында игълан итү күркәм традициягә әйләнде. Грантка барлыгы 139 кеше лаек булды.
"Мондый уңай адымга җаваплы, җитди кешеләр генә җөрьәт итә ала", - дип мөрәҗәгать итте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов. Ул комиссиянең бизнес проектларны сайлауга катгый караганын әйтте. "Бөтен эшне онлайн режимында уздырдык. Бюджет акчасының нәтиҗәле кулланышын аңларга тиеш без", - диде.
"Татарстан җитәкчелеге агросәнәгать комплексы өлкәсенә зур ярдәм күрсәтә. Республикадагы 39 программаның 29ы агросәнәгать комплексына юнәлдерелгән", - диде Титов. Ул Татарстанда кече хуҗалык формаларына зур игътибар бирелүен искәртте. Ниндидер мәсьәләләр, сораулар борчыса, фермерларның һәрвакыт шалтыратып мөрәҗәгать итә алуларын әйтте.
"Эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча грантка дәгъва иткән 132 кешенең 105е грант откан. "Гаилә терлекчелек фермалары үсеше" программасы буенча конкурста катнашу өчен 62 ферма гариза биргән. Шуларның 30ы грант җиңгән. "Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе үсеше" программасы буенча грант бәйгесендә ун кооператив катнашкан. Шуларның дүртесе җиңүгә ирешкән.
Буадан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Айрат Мусин ферма реконструкциясенә һәм 50 баш мөгезле эре терлек симертүгә фермер хуҗалыгы үсешенә 3 млн сумлык грант откан. "Эш башлаучы фермер мин. Грант акчасына терлек алырга җыенам. Бу минем күптәнге хыялым. 50 гектар җир дә алдым. Бер таныш фермер этәргеч бирде", - диде.
Әлкидән Татар Чиябаш авылыннан Алсинә Мостафина да шушы ук грантка лаек. КФХ башлыгы 30 сыер алып, сөтчелек белән шөгыльләнергә җыена. "Абыйның буш фермасы бар, аны арендага алып, терлекне шунда тотачакбыз. Нәселле сыерларны Лаештан сатып алачакбыз. Сөтне алга таба сатарга да, май, сөт тә җитештерергә уйлыйбыз", - диде Алсинә.
Мамадыш районы Көмешкүл авылыннан Фирдәвес Шакирова 3 млн сумлык грантка 50 баш үгез симертергә ниятли. "Грант биш елга бирелә. Ферманы киңәйтеп төзеп, терлекне арттырырга җыенабыз. 20 үгезебез бар иде, 15ен чалып, беренче взноска тиешле акчаны керттек. Хәзер бишәү калды. Тагын 50 баш алып, киләчәктә итне сату нияте бар", - ди ул.
Фирдәвес ханым ут-су кертү проблемаларын, юллар начарлыгын атады. "Без ферма төзи торган җирдә асфальт юл юк. Мөрәҗәгать иткәнебез бар, булыр диделәр инде", - ди ул. Яшьләргә киңәше - куркып тормау. "Ялкау булмасаң, эшләп була. Киләсе елда миңа 60 тула, курыкмыйм, Аллаһка шөкер. Моңарчы шулкадәр малны йортта үзебезнең абзарда асрадык", - ди ул.
Кайбыч районы Коланга станциясеннән Розалия Садриева грант акчасына 13 нәселле тана, трактор, сөт суыткыч алырга җыена. "Моңа кадәр трактор булмавы проблема иде. Хәзер җайланыр дип уйлыйбыз. Җирләр алырга уйлыйбыз", - диде. Азнакай районы Урсай авылыннан КФХ башлыгы Көмеш Хаҗишина 17 млн сумлык грантка яңа фермалар төзеп, 70 савым сыеры сатып алып, киләчәктә каймак, катык җитештерү белән шөгыльләнергә ниятли.
Николай Титов чараны тәмамлап, 2024 елга экспортны ике тапкыр арттыру бурычы куелганын, моңа фермерлар ярдәме белән ирешүгә өмет багланганын әйтте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)