Кукмара халкы аптырашта
8 июня 2022
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Ядегәр авылында гомер итүче Галимуллиннарның бакчасы асты- өскә килгән. Бер ай элек утыртылган бәрәңгеләр җир өстендә ята. Уңдырышлы катлам юылган. Тәүлек буе яуган яңгыр нәтиҗәсе бу. Бәрәңгене икенче мәртәбә утыртыргамы, яңадан күмеп карагамы? 1977 нче елдан бирле мондый хәлнең булганы юк диләр.
Сюжеттагы кадрларны яңгырдан соң Ядегәр авылы халкы телефонга төшереп социаль челтәргә куйган. Урам тау елгасы сыман.
Кош-кортлар йөзеп китә язган. Теплицаларга да су кергән. Түтәлләр аккан. Идән астындагы суны бүген генә насос белән суыртып бетергәннәр. Ярый ла бар мал-мөлкәт иминиятләштерлгән булган.
Авылдагы Восход хуҗалыгына килгән зыян тагын да зуррак. Кукуруз басулары су ташкыныннан ерганакланып, казылып беткән. Бу бәла-казадан килгән зыянның суммасы әлегә билгесез. Чөнки кырга керерлек түгел.
Рәсим НУРИЕВ, «Восход» хуҗалыгы бригадиры:
- Бер басу 96 гектарлы, берсе 56 га. Кукурузлар тишелеп чыккан иде инде. Бик нык юган яңгыр. Яңадан чәчәсе булырмы.
Ядегәр авылында яңгыр ярты сәгать кенә яуган. Ләкин ул шулкадәр көчле булган ки су ташкыны менә бу хуҗалыклар аша шушы чокырга җыелган. Хәзер зур өем булып чүп чар гына калган. Хәтта чзгы ташу да болай көчле акмаган.
Торбалар киңрәк булса, Ядегәрне су басмас та иде ди халык. Тау ягыннан агып төшкән ташкын анда сыеша алмаганга йортларга бәреп кергән. 6 хуҗалыкка җитди зыян килгән.
Айдар ФӘЙЗУЛЛИН, Ядегәр авылы җирлеге башлыгы:
- Бүген комиссия килеп зыянны карады. Юл астына салынган су агу торбасын алыштырырга диделәр.
Авыл аша үтүче менә бу юлда асфальтны яңартырга планлыштыралар. Шунда яңгыр сулары ага торган торба да алыштырылачак. Шәхси хуҗалыклар әле кигән зыянның күләмен исәпләгәннәрен көтә генә.
tnv.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)