Күргәзмәдә кул эшләре аерым бер урын алып торады
Ишектән керүгә үк борынны тәмле исләр кытыклый башлый. Ә өстәлләрдәге сый-нигъмәттән күзләр камаша. Монда чәкчәге дә, урамасы да, тәбикмәге дә, җиләк-җимеш пироглары да, тутырган казы, пылавы, әллә нинди бизәкләр һәм сүрәтләр рәвешендә ясалган тортлар, төрледән-төрле салатлар дисеңме – санап кына бетермәле түгел, чөнки татар халык ашлары белән бергә рус, үзбәк, әрмән халкы ризыкларын да күрергә була иде. Чәчәкле самоварлардан агызып, чәй белән әлеге нигъмәтләрдән авыз итеп тә карады халык, ошаганын сатып та алды.
– Әрмән кухнясын өйрәнеп бетердем бугай инде. Барысын да яратып ашыйбыз. Әмма өйдәгеләр күбрәк токмачлы аш белән бәлешкә үлеп китәләр, – ди Эльвира Восканян.
Күргәзмәдә кул эшләре аерым бер урын алып торады. Ильмира Садриеваның чигешле картиналары яныннан игътибарсыз үтеп китү мөмкин түгел. Балачактан церебраль праралич белән авыруына карамастан, ул әнисе Гүзәлия ярдәмендә үзенә шөгыльләр табып, тирә-юнен ямьләп яши.
Авылларның “Ак калфак” кызлары да чигешләрен алып килгәннәр. Милли гореф-гадәтләребезне яңартуда алар зур өлеш кертәләр һәм бер генә чарадан да читтә калмыйлар.
Галина Геркның Азнакай курчаклары һәм чигешле эшләнмәләре шулай ук ямь өстенә ямь биреп торды.
Ярминкә-күргәзмәдә шәһәребезнең сәүдә һәм җәмәгатьчелек туклануы оешмалары белән рәттән мәгариф учреждениеләре, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, авыл җирлекләре һәм шәхси затлар да катнашты. Жюри аларның һәрберсенең тырышлыгын аерым бәяләп, урыннар билгеләде, соңыннан бүләкләр тапшырылды.
– Шулкадәр иҗади якын килгәнсез, бар күңел җылыгызны биргәнсез, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин уңган хуҗабикәләргә рәхмәтен җиткерде,
ИА "Татар-информ"
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
