Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Ковидлыларга бушлай даруларны ноябрь уртасыннан бирә башларга ниятлиләр

Өйдә дәваланучы ковидлыларга бушлай даруларны республикада ноябрь уртасыннан бирә башларга ниятлиләр. Яңалыкны бүген сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. Россия дауханәләренең күбесендә киштәләрдән юкка чыккан препаратлар да якын арада кабат барлыкка килер дигән өмет бар. Бу эшкә киртә булган маркировкалау эшен ил хөкүмәте бер елга кичектереп торырга карар кылды.

Ковидлыларга бушлай даруларны ноябрь уртасыннан бирә башларга ниятлиләр.
Мария Мякишева табиб кушкан даруны эзләп, Яр Чаллыдагы әллә ничә аптеканы йөреп чыккан. Аптырагач, кайнар линиягә шалтырата. Тик эләгә торган түгел. Мариянең иренең әбисе авыр хәлдә. Дарулар аңа коронавирустан дәвалану өчен кирәк.

Мария МЯКИШЕВА :
- Аның ковид белән авыруы расланды. Үпкәләре 50-% ка зарарланган, икенче шәһәр хастаханәсендә ята. Аны дәвалый торган табиб иремнең әнисенә шалтыратып, дару кирәк дип сораган.

Социаль челтәрләрдә моңа охшаш кыйссалар куп.

- Арбидол эчәргә куштылар. Даруханәдә юк. Чир иремә дә йокты. Аңа да сырхауханәдә шуны язып кайтарганнар. Даруханәләр арбидол беркайда да юк, диләр.

- Дәү әтием расланган коронавирус диагнозы белән Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә ята. Дексаметазонны үзебез сатып алдык, дәваханәдә аны бирмиләр.

Фармацевтлар да әлеге препаратларга ихтыяҗ артуны раслый.

Килеп чыккан кытлыкка дарулар өчен кертелгән маркировка сәбәпче. Исегезгә төшерик, 1нче июльдән базага махсус маркировка куеп кертелмәгән даруны сатарга ярамый. Ә соңгы вакытта яңа система өзеклекләр бирә башлаган. Шунлыктан, Россия төбәкләре федераль үзәккә моны бетеруне, я кичектерүне сорап мөрәҗәгать иткән. Михаил Мишустин кичә маркировка шартларын җиңеләйтә торган карарга кул куйды.

Фәридә ЯРКӘЕВА , Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары:
- Препаратлар җитештерүчеләрдә дә, складларда да бар иде. Маркировкалау аркасында вакыт сузыла. Хәзер андый киртәләр бетерелде, эш тизләшер дип өметләнәбез.

Киштәләрнең бушавында халыкның да гаебе бар. Кайберәүләр кирәксә-кирәкмәсә дару җыя. Болай булмасын өчен, киләчәктә өйдә дәваланучы ковидлыларны хөкүмәт препаратлар белән бушлай тәэмин итәчәк.

Фәридә ЯРКӘЕВА, Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары:
- Авыручы кешегә рецептны сырхауханәдә язып бирәчәкләр. Ул шуның белән даруханәгә барып, кирәкле препаратны ала.

Бу максатка Татарстанга федераль үзәктән 146 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бушлай даруларны ноябрь ахырыннан бирә башларга ниятлиләр.

tnv.ru
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"