Ковидка каршы вакцина ясый башладылар!
Яңа вакцина турында монда барысын да тәфсилләп аңлаталар, лекция укыйлар. Тыңлаучылар 20 кеше - ковидка каршы прививка ясатырга килүчеләр. Араларында пенсиядәгеләр дә, урта яшьтәгеләр дә бар.
Тәлгать ЯРУЛЛИН:
- Монда метод страуса белән яшәп булмый, башны комнан чыгарырга кирәк, бу неизбежно моның белән яшәргә туры килә безгә, так что без вакцинации никак.
Вероника КОЛОКОЛЬНИКОВА
- Куркыныч чирдән качып яшәп булмый, иптәш кызым ярты ел элек ясатты, соңыннан организмында антитәнчекләре булуы ачыкланды, мин дә килдем.
Фәйрүзә МӘҖИТОВА
- Прививка ясар алдыннан теләк белдерүчеләргә 10 артык анализ бирәсе, аның казанның 7 нчы сырхауханәсендә бушлай эшлиләр. Кеше сәламәт булса, ковидка каршы тәнчекләре булмаган очракта гына аңа вакцинаны кадыйлар. әлегә теләк белдерүчелрнең бик күбесе прививкага туры килми, 20 кешенең 5 сенә генә укол ясаганнар.
Сәбәпләрен табиблар болай аңлата:
Виктория ДИЛЯН, Казанның аллергология һәм иммунология үзәге хезмәткәре.
- Тикшерү узган, анализлар биргән кешеләрнең 40 процентында антитела булуы ачыкланды, кемнеңдер кан анализлары начар, йөкле ханымнарга да прививка ясау тыела.
Ирина ханым анализларын дүшәмбе биргән, барысы да яхшы, бүген прививка ясатты. Мәктәптә химия укытучысы ул, кечкенәдән уколдан курыкмаган.
Ирина БОРИСОВИЧ, Казанның 55нче мәктәбендә химия укытучысы:
- Мин һәрвакыт прививка ясатам, аның файдасын күрәм, бу юлы да озак уйлап тормадым, җитмәсә вакцина беренче генә сыналмый, кимчелекләрен белмим
Бер кешегә ике укол тиеш, икенчесен 3 атнадан соң кадыйлар. Прививка ясаткан кешеләрнең сәламәтлеген 6 ай дәвамында табиблар күзәтәчәк. Алар пандемияне бары вакцина белән җиңеп булачак ди.
Вакцина 500 доза. Әмма аны кадар өчен, 650 кешене алдан тикшерәләр. Чөнки барысы да туры килми. Теләге булганнар 7нче сырхауханәсендәге контакт номерга шалтырата ала. 8 (843) 221-39-03
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
