Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Коронавирус белән авыручылар саны алдагы атналарда да артачак

20 октября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина "Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авырып китү очракларының бераз артуын" раслады. Аның сүзләренчә, бу ОРВИ һәм грипп сезоны фонында көтелгән күренеш.

«Үсеш темпы зур түгел, шулай да ул бар, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы урынбасары. - Һәм ул алдагы атналарда сакланачак. Августта уртача атналык үсеш 0,3 процент тәшкил иткән, октябрьдә бу сан - 0,4 процент. Алдагы көнгә үсеш темпы 0,5 процент тәшкил итте», - дип хәбәр итте спикер. Узган атнада республикада ковидның көн саен 36-45 яңа очрагы ачыкланса, элегрәк ул 22-24 булган, дип ачыклык кертте ул. Иң зур үсеш апрельдә күзәтелгән һәм 12 процент тәшкил итте, майда - 4,1 процент.

Роспотребнадзор хезмәткәрләрнең бер өлешен "читтән торып эшләүгә" күчерүне сорый

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк булган хезмәткәрләрне читтән торып эшләү режимына күчерергә яки алар өчен шәхси тәртиптә хезмәт куюны оештырырга киңәш итә.
"Татарстанда коронавирус белән авыручыларның 96 проценты - өлкәннәр. Массакүләм мәгълүмат чараларында авыручыларның 96 проценты - 65 яшьтән өлкәнрәк затлар булуы турында бик үк дөрес булмаган мәгълүмат таралды. Бу чынбарлыкка туры килми. 65 яшьтән өлкәнрәк(статистикага гына күз салсак та) бүген 19 процент тәшкил итә. Без шулай ук әлеге яшь категориясендә авыручылар арасында бераз артуны билгеләп үтәбез. Сентябрьнең беренче атналарында ул 12 процент тәшкил иткән иде ", - диде санитар табиб.

Авдонина искәртеп узганча, Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәк затларга элеккечә үзизоляцияләү тәкъдим ителгән.

"Эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәбез, әлеге затлар өчен шулай да дистанцион эш режимы яки билгеле бер график буенча хезмәт итү каралган булырга тиеш", - дип билгеләде Авдонина.

Роспотребнадзор шулай ук ялгыз яшәүче пенсионерларга ярдәм итү йөзеннән волонтерлык патронажын яңартырга киңәш итте. "Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк туганнарыгызны нинди дә булса тантаналы чараларда, юбилейларда, туйларда катнаштырмаулары белән мөрәҗәгать итәбез", - дип өстәде Любовь Геннадьевна.

Татарстанда коронавирустан барлыгы 11 табиб үлгән

Татарстанда пандемия башланганнан бирле, хезмәт бурычларын үтәгәндә табибларның коронавирус белән авырып китүнең 588 очрагын теркәгәннәр, тагын 138е буенча махсус тикшерү бара. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Республикада ковидтан барлыгы 11 табиб үлгән. Аларның бишесе әлеге чирне хезмәт бурычларын үтәгәндә йоктырган, алты үлем очрагының исә һөнәри эшчәнлек белән бәйләнеше табылмаган.

Владимир Жаворонков аңлатунча, табибларның коронавирус белән һәр авырып китү очрагы буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәсендә чирнең кайда йоктырылуы ачыклана. Әгәр дә чир эш барышында йоктырылган икән, моның өчен социаль түләүләр билгеләнә. Хәзер 138 очрак буенча экспертиза уздырыла.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары билгеләп үткәнчә, COVID-19 белән авыручыларны дәвалауда 8 меңгә якын табиб эшли.

Табиблар җитми

Татарстанның сырхауханә һәм хастаханәләрендә медицина кадрлары җитешмәве сизелә, чөнки табиблар үзләре үк салкын тию, грипп белән авырып китү сәбәпле, больничныйга киткәннәр. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде.

"Урыннардагы медицина кадрларына килгәндә, йогышлы авырулар хастаханәләрендә табиблар бар һәм эшли. Амбулаториядә эшләүчеләргә килгәндә, биредә ОРВИның күтәрелеш чорында безнең хезмәткәрләр дә бернидән дә сакланмаган һәм хәзер аларның бер өлеше больничныйда. Тулаем алганда, вәзгыять контрольдә тотыла", - диде Жаворонков.

Министр урынбасары шулай ук Татарстан медицина үзәкләрендә эшкә алынган кешеләрнең саны эштән китүчеләр санына караганда күбрәк, дип өстәде. Ягьни коронавирус белән бәйле, эштән куркып китүчеләр юк диярлек.

“Тест ясатыйм әле, бәлки миндә коронавирус бардыр?!”

Симптомнар булмаган очракта, коронавирусның бармы - юкмы икәнен белү өчен тест ясатырга кирәкми, дип белдерде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, бу тикшерү, хәтта вирус организмда булса да, һәрвакытта да күрсәтмәячәк.

"Шуны аңларга кирәк, авыруның беренче көннәрендә генә вирусның булуын "тотарга" мөмкин. Шуңа күрә "шулай да тест узарга телим һәм мин аны үтчәкмен, бәлки мин авырудыр", дип лабораториягә башыгызны тотып чабасы түгел. Әгәр бернинди дә симптомнар юк икән, без вирусны анда таба алмабыз, гәрчә нигездә вирус канда булырга мөмкин һәм шушы антитәннәрне эшләп чыгарырга мөмкин. Ләкин тест ярдәмендә ул табыллмаячак һәм ачыкланмаячак та", - дип аңлатты санитар табиб Авдонина.

"Бүген ПЦР-диагностика диагноз кую өчен бердәнбер тикшерү методы булып тора һәм тест билгеләргә мөмкинлек бирә торган клиник симптомнардан чыгып билгеләнә", - диде белгеч.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков республика халкына, әгәр симптомнар булмаса, диагнозны мөстәкыйль рәвештә куймаска киңәш итте. Аның сүзләренчә, COVID-19 белән бәйле язмалар саны бик күп, әмма аларда бәян ителгән һәр нәрсәгә дә ышанырга ярамый.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

ЧЫГАНАК: ШӘҺРИ КАЗАН
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"