Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Кипрда беренче Сабан туена йөзгә якын татар кешесе килгән

Лаеш районы делегациясе беренче тапкыр Кипрда Сабан туе үткәрде. Бәйрәмдә Ларнак, Никосия, Пафос, Лимасол шәһәрләрендә яшәүче татарлар катнашты. Сабан туена йөзгә якын татар кешесе җыелды. Бу хакта Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк ватандашларыбыз Татарстан Хөкүмәтенә Сабан туе үткәрүдә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Лаеш районы муниципалитеты белән Кипр татарлары арасында электән дустанә мөнәсәбәтләр урнашуын исәпкә алып, Лаеш районы делегациясен Лимасолга җибәрергә карар кабул ителде.

Алар традицион уеннарында – капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту, күзләр бәйләнгән килеш чүлмәк ватуда ярыштылар. Шулай ук Кипр татарларының «ластылар киеп әтәч тоту» уенын да уйнадылар. Балалар өлкәннәр белән беррәттән уеннарда катнашты. Лаеш районы артистлары бәйрәм кунакларына концерт күрсәтте.

08-08.JPG

Лаеш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Гайниев Кипрның татар җәмәгатьчелеге лидерлары Алсу Җиһангировага һәм Айгөл Михневичка Лаеш районы башлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.

Хирург Камил Галимов 15 ел инде Кипрда яши. Аның сүзләренә караганда, туган илеңнән еракта яшәгәндә тел һәм милләтнең, гореф гадәтләрнең кеше өчен иң кыйммәтле нәрсәләр икәнен күбрәк аңлый башлыйсың. «Мин рәхәтләнеп Кипрның башка шәһәреннән Сабан туена килдем, чөнки татар җырлары һәм биюләрен сагындым. Бу халык бәйрәме минем өчен саф һава кебек кирәк», - дип өстәде Галимов.

Кипрда яшәүче Гөлнара Хөсәенова тумышы белән Лаеш районының Атабай авылыннан булып чыкты. Ул Лимасол шәһәрендә 13 ел яши.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"