Кинофестивальнең быелгы кунагы Марат Бәшәров киләсе елга аның номинанты булырга мөмкин
6 сентября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
XIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ачылу тантанасында кунак буларак катнашкан Марат Бәшәров киләсе елда шушы ук фестивальдә җиңүче булып басып торырга мөмкин. Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ачылу тантанасында Россия күләмендә танылган актер шушы теләген җиткерде. “Алла бирса, киләсе елга без шушы сәхнәдә “Мулла” фильмын төшерү төркеме белән басып торырбыз”, - диде актер.
Искәртеп узабыз, Татарстанда кинофестиваль форматына туры китерелеп Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлады. Марат Бәшәров фильмда зур булмаган рольне – төп геройның рус телле дусты Артур ролен башкара. Проектның баш продюсеры Миләүшә Айтуганова аның киләсе кинофестивальгә өлгертеләчәген вәгъдә итә.
Марат Бәшәров кичә “Родина” кинотеатрында үткән фильм проектын тәкъдим итү чарасында да, кинофестиваль ачылу тантанасында да мөмкин кадәр татарчалап аралашырга тырышты. Россия күләмендә танылган актер беркайчан да җырчы артист буларак танылмаса да, тантана өчен махсус татарча җыр әзерләгән иде. Тамашачы аның “Йә, әле кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә
Булырсың үзеңә генә”, дип җырлавын көчле алкышлар белән кабул итте.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)