Киләсе елдан авылда 3 процентлы ставка белән ипотека бирергә җыеналар
30 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Яшь белгечләр ярдәмендә авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3 процентка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедевка сылтама белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3 процентка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү - бу яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын исәпкә алып, аны 0,1 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак», - диде Лебедев.
Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәзер мондый ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары эшләнә.
Моннан тыш, 2020-2025 елларга исәпләнгән авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасында социаль яллау торагын төзүгә яңа алымның күздә тотылуы турында да әйтте Лебедев.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан май аенда раслануын искәртә. 2020-2025 елларга аны финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум тәшкил итә, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан бирелергә тиеш.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)