"Киләчәк уеннары" вакытында Казан урамнарында чикләүләр кертелә! Исемлек
16 февраля 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын уздыруга бәйле рәвештә берничә урам буйлап автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
17 февральдән 28 февральгә кадәр чикләү Абдулла Бичурин урамында – Чистай урамындагы 46 нчы йорттан алып Сибгат Хәким урамына кадәр гамәлдә булачак.
21 февральдән 28 февральгә кадәр Казан дәүләт циркы периметры буенча җирле юлларда хәрәкәтне чикләү кертеләчәк (Меңьеллык мәйданы, 2). Чикләүләр Кремль яр буеннан һәм Кремль күпереннән Үзәк стадионның көнчыгыш ягы алдындагы Меңьеллык мәйданындагы парковка зонасына кадәр (Ташаяк ур., 2а), күрсәтелгән парковка зонасының бер өлешен кертеп, җир асты җәяүлеләр кичүенә кадәр гамәлдә булачак.
21 февральдән 1 мартка кадәр Һади Такташ урамы буенча Спартак урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр, шулай ук Марсель Сәлимҗанов урамының сул ягында Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасы (Спартак ур., 2) каршында керү кесәләрендә хәрәкәт чикләнәчәк.
Фото: ТНВ
Источник: https://tnv.ru/tat/news/kazan/373564-kil-ch-k-uennary-vakytynda-kazan-uramnarynda-chikl-l-r-kertel-isemlek/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)