КФУда беренче тапкыр Әмирхан Еникинең “Рәшә” повесте буенча спектакль куелачак
29 апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген 14:00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең “Рәшә” повесте буенча спектакль куелачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Мизгел” яшьләр театры җитәкчесе Илфак Хафизов хәбәр итте.
Спектакльнең режиссеры һәм сценарий авторы – Илфак Хафизов. Спектакльдә Казан федераль университетында белем алучы төрле курстагы студентлар катнаша.
Илфак Хафизов “Рәшә” әсәренең шактый күләмле – 300 битлек булуына басым ясады. “Иң кыены – сценарийга барлык әйберне дә кертә алмау. Миңа үз-үзем белән көрәшергә туры килде. Уйныйсы килгән сәхнәләр бар, әмма, вакытка сыешмау сәбәпле, алар кыскартылды”, - диде ул.
“Сценарийга төп линияне дә алып чыгарга кирәк булды. “Рәшә”дә казыныр әйберләр күп, шуңа күрә дә баштан ук нәрсә куярга кирәклеген билгеләдем. Беренче сорау – теманың актуальлеге. Әмирхан Еники сугыш елларын шулай сурәтләсә дә, ул бүгенге көндә дә актуаль кала бирә”, - дип ачыклык кертте режиссер.
“Мизгел” театры җитәкчесе Рәшидә персонажын хыялый, мәхәббәтле һәм тугры кеше булуын әйтте. “Аның капма-каршысы – Зөфәр, санап, хисап белән генә эш итә, озак уйлап, “дөрес” яшәргә өйрәнгән, аңа ялгышырга ярамый. Бу персонажлар арасындагы мөнәсәбәтне ачасы килде”, - ди ул.
Режиссер Әмирхан Еники телен спектакль өчен бик уңай булуын искәртте. “Миңа аерым диалоглар уйлап чыгарып язарга туры килмәде. Бу яктан Әмирхан ага – даһи. Әсәрдә дә әйтергә теләгән фикерләре бар. Спектакльгә көтеп калам”, - дип сөйләде ул.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)