“Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе сайтына “Тулы рус-татар сүзлеге” куелды
31 января 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе darul-kutub.com “Тулы рус-татар сүзлеге” басмасын урнаштырды. Сүзлекне Габдрахман Кәрам һәм Солтан Рәхманкулов исемле авторлар төзегән, һәм аны 1920 елда Казанда нәшер иткәннәр. Басма иң бай эчтәлекле рус-татар сүзлекләре исәбенә керә һәм 35 меңнән артык сүзне үз эченә ала. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шунысы игътибарга лаек, “Тулы рус-татар сүзлеге” С.Рәхманкуловның 1911 елда дөнья күргән «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» сүзлеге басмасына өстәмә булып тора. Әлеге күләмле хезмәт (25000 сүз, 624 бит) шулкадәр популяр була ки, 1920 елда (С.Рәхманкулов вафат булганнан соң) тагын бер тапкыр өстәмәләр белән нәшер ителә. Солтан Рәхманкулов (1888-1916) татар лексикографиясе үсешенә зур өлеш кертә.“Тулы рус-татар сүзлеге”ндә гарәп графикасы кулланыла, сүзлекнең кайбер мәкаләләрендә татар сүзләренең шактый тулы синонимик рәтләре китерелгән. Лексикографик кыйммәтеннән тыш, әлеге хезмәт татар һәм рус халыклары тормышы турында тулы күзаллау тудырырга ярдәм итә. Аларда татар лексикографиясенең иң яхшы традицияләре салынган.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты киләчәктә әлеге хезмәтне бастырырга ниятли.
Исегезгә төшерәбез: хәзер сүзлек һәм андагы мәгълүматлар белән барлык теләүчеләр
darul-kutub.com сайтында таныша һәм файдалана ала.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)