Хатыйп Миңнегулов "Кеше китә - җыры кала" сериалы турында: "Минем кебек картаеп беткән кешенең дә күңелен кузгатырлык булгач..."
13 мая 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татар әдәбият галиме, профессор, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов бүген 86 яшен билгели. Туган көн белән котлау уңаеннан, без профессорның ТНВ каналында чыгучы “Кеше китә – җыры кала” сериалына карата әйтелгән сүзләрен китерәбез.
Әлеге фикер Казанда узган сериал презентациясе барышында яңгырады.
“Минем кебек картаеп беткән кешенең дә күңелен кузгатырлык булгач, сериалны әйбәт чыккан дип әйтеп була. Әле сугыш елларын бераз хәтерлим. Кешеләрнең күңел дөньясы, аларның рухи кичерешләре, бер-берсенә мөнәсәбәтләре – кешеләргә хас сыйфатлар шулкадәр матур итеп китерелгән. Моны оештырырга да кирәк бит әле. Рухи тормышыбыздагы гаҗәеп бер вакыйга бу!”
Хатыйп абый кинода үзе дә төшкән. “Ярты сәгатькә дип кенә чакырганнар иде, бер җөмлә әйтер өчен, биш сәгать тордым. Александрның ( Александр Долматов – сериалның режиссеры), операторларның бер генә ялгышлыкка да кат-кат эшләүләренә исем китте. Шулай итеп мин бу хезмәтнең авырлыгын күрдем”, - дип сөйләде әдәбият белгече.
Сериа "ТНВ-Татарстан" (10:00, 16:30, 20:00) һәм "ТНВ-Планета" (8:00, 19:10, 22:20) телаканалларында эш көннәрендә күрсәтелә.
Фото: ТНВ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)