Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

«Халык синоптигы» Рәис Шәкүров: «Быел бәрәңгене 1 майдан соңга калмыйча утыртыгыз»

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче дустыбыз, «халык синоптигы» Рәис Шәкүровны оста бакчачы буларак беләбез. Иң беренчеләрдән булып кыяр ашаучы да (сүз уңаеннан, аның кыярлары инде өлгергән), октябрьдә бәрәңге алып, берсен дә черетмичә саклаучы да ул. Бу юлы да һава торышына кагылышлы фаразлары, бәрәңге утырту буенча киңәшләре белән уртаклашуын сорадык.

 – Быел бәрәңгене иртә утыртырга кирәк. Башка елларны 10–15 май тирәләрендә чәчә идек, быел эшен иртә тоткан кеше уңа. Чөнки ел коры һәм җылы килергә мөмкин. Майның 10 көне – яңгырлы, аннан соң корылык була. Бәрәңге тишелеп чыккач, салкынча яңгырлы һава торачак та, июньдә 17 көн корылык көтелә. 

– Рәис абый, бәрәңге сортларын ничә ел саен алыштырып торырга кирәк?  

– Безнең аның өчен алты участок бар. Быел утыртканына алты елдан соң гына чәчәбез. Ел да бер участокны ял иттерәбез. Мин бәрәңгене үзем сабактан да, орлыктан да үстерәм. Шулай иткәндә ул яңара, искерми. Идән астында бер метрга кадәр сабак (бәрәңге күзәнәген) үстерәм. Шул сабакны ат белән утыртып чыгам. Алмадан да үстерергә була. Беренче елны бер орлыктан бер кечкенә генә бәрәңге була. Шуны кире утырткач, тагын яңарып китә. Мин шуңа күрә гел бер сортны гына утыртам. Аннан да тәмле бәрәңге юк. 

 – Халыкка бәрәңгенең кайсы сортын утыртырга киңәш итәсез?  

 – Мин Луговская сортын яратам. Ярмалы, тәмле ул, череми дә. Яңгыр яуса да, корылык булса да, уңышы шәп була. Соң өлгерә торган ул. Июньнәрдә яңгыр яумаса да, үсә. Ул бәрәңгене утыртсаң, бакчада чүп тә булмый, чөнки сабагы зур. Кырау да сукмый, кортлар да ашап бетерә алмый. Узган ел тагын Раймон дигән яңа сорт утыртып карадым. Уңышы бик күп булды аның. Киләсе елга арттырып, орлыкларын кешеләргә дә бирергә була. Узган ел анысын 25 октябрьдә генә алдым.  

 – Сездән бәрәңгене килеп алучылар да күптер?  

 – Бүген генә шалтыраттылар. Әлегә орлыклык бәрәңге бар. Ашау өчен килосын 25 сумнан сатабыз. Орлыклык күпме булыр, анысын хәл итмәгән әле. Сорау зур. Узган ел халык уңыш ала алмады бит. Уңмаган бәрәңгене икенче елны утыртып та зур ялгышлык эшли кеше. Читтән яхшы сортлы бәрәңге алырга кирәк бит югыйсә. Һич югы миңа килсеннәр.  

– Бер сорт белән генә чикләнмичә, берничә төрлене утыртырга кушалар.

  – Бәрәңгенең һәр сортын аерым участокларга утыртырга кирәк. 4–5 төрлене бер бакчага утырту дөрес түгел. Алар – берсенә берсе көндәш. Көчлерәге яхшы бәрәңгене дә булдырмаска мөмкин. Бер бакчага утырткан очракта да, бер метр ара калдырырга кирәк. Аннан соң бәрәңгене картайтмас өчен, 3–4 ел саен аның урынын үзгәртеп торырга кирәк. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32674
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"