Халык санын алуга артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать әһелләре кушылды
Ул Башкортстанда туып-үсә. Иҗат юлы татар мәдәнияте белән бәйле. Аның музыкаль әсәрләре алтын фондка кереп, Республикабызда гына түгел, чит илләрдә дә яңгырый.
Резеда ӘХИЯРОВА, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор
- Мин үземне татар дип хис итәм, чөнки. гаиләдә татарча сөйләшә идек.
Винарис ИЛЬЕГЕТ, җырчы:
- Мин катнаштым, үземне анда татар дип ихлас иттем, яздым, чын күңелдән, чөнки мин татар дип үземне хис итәм, һәм шулай яшим дә.
Күз алдына китерүе дә кыен, әмма 16 яшькә кадәр җырчы Винарис Ильегет татарча сөйләшмәгән. Рус мәктәбендә укыган.
Катнаш гаиләдә үссәм дә, татарлык — минем иҗатымда, яшәү рәвешендә, ди артист.
Винарис ИЛЬЕГЕТ, җырчы:
- Әтием еврей, әни татар. Әти гел әйтә иде, мин 54 ел буе иң чибәр кыз татар кызы белән яшәдем, 54 ел мин татарлар белән аралаштым. Мин чын татар, син дә минем улым татар дия иде.
Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова да катнаш гаиләдә туып үскән. Әмма кечкенәдән татар мәдәниятенә гашыйк кыз үзен чын татар дип хис итә. Балаларында да татар кешесенә хас сыйфатлар тәрбияләргә тырыша.
Алинә ШӘРИПҖАНОВА, Татарстанның атказанган артисты
- Без ничек балаларны тәрбиялибез, өлкән кешеләргә хөрмәт, чисталык, милли ризыклар, җырлар татар телендә, көйләр, ул монда — йөрәктә.
Татарстанның халык артисты Резеда Төхвәтуллина Әлки районында туып үскән, кечкенәдән мишәрчә сөйләшә. Сәхнәгә чыгуга ул әдәби татар теленә күчә.
Резеда ТӨХВӘТУЛЛИНАТатарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты
- Һәрбер акыллы кеше нинди милләттән туа, шулай дип язарга тиеш. Нинди телдә сөйләшсәм дә, нинди ата-анадан туа, шул милләттән дип язылырга тиеш.
Шул ук 33 сорау. Берьюлы ике кешедән халык санын алу мөмкинлеге. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та, хатыны белән халык санын алучыны бу атнада өйдә кабул иттеләр. Милләт һәм тел турындагы сорауларга җавап табигый.
Фәнни һәм публицистик, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен рус телендә, шигырь, поэмаларны татар телендә яза ул. Кеше берничә телне камил белергә мөмкин, әмма аны башка милләт кешесе итми, ди.
Җанисәпнең беренче ункөнлеге нәтиҗәсе буенча Татарстанда миллионнан артык кеше исәпкә алынган.
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
