Хаҗга барыр алдыннан нинди вакциналар ясатырга кирәк?
Коронавирустан вакцина ясатылган булырга тиеш. Бу - Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәламәтлек саклау министрлыгы таләбе. Бу очракта прививка кадатырга ярамаган кеше бара алмаячак. Тагын нәрсәләргә игътибар итәргә?
“Виза алу өчен менингококковый инфекциядән 4 компонентлы вакцина ясатырга кирәк. Ул китәр алдыннан 10 көн алдан һәм Согуд Гарәбстанына барып җиткәнче срогы 3 елдан артык булмаска тиеш. Сезонлы грипптан ясатырга киңәш ителә.
Ул бигрәк тә өлкән яшь тәге хаҗиларга кагыла. Коронавирустан сертификат булырга тиеш. Аны документлар белән бергә тапшыралар”, - ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсендә әйдәп баручы белгеч Альбина ГЫЙЛЬМУЛЛИНА.
- Ковидны ачыклау өчен тест ясату мәҗбүриме?
- Тест ясатырга кирәк. Аның нәтиҗәсе тискәре булырга тиеш. Һәм аның нәтиҗәсен барып җиткән көннән алып 72 сәгатьтән артмаска тиеш.
- Согуд Гарәбстанына баргач нинди киңәшләрне истән чыгармаска кирәк?
- Сәүдә оештылган урыннарда ашамлыклар алмаска, кайнатылган су белән кулланырга. Кайнатылмаган дөя сөтләрен эчмәскә. Җәнлекләрне тотмаска. Сыдырулар булса, ул урынны сабын белән юарга кирәк.
- Әгәр кеше үзен начар хис итә башласа нәрсә эшләргә тиеш?
- Әгәр шундый симптомнар барлыкка килгәнен сизсәгез табибка мөрәҗәгать итергә тиеш. Бу баш авырту, күңел болгану. Татарстанга кайту белән дә сәламәтлегегезне 21 көн эчендә тикшереп торыгыз. Табибка әйтергә һәм аңа нинди илдә булуыгызны әйтергә кирәк.)
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
