Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Хәерле сәгатьтә! ТНВ каналында "Алмаш" сериалына старт бирелде

Хәерле сәгатьтә! Бүген кино сәнгатенең матур традициясе, тәлинкә ватылды! ТНВ һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе «Алмаш» дип исемләнгән яңа сериал төшерүгә кереште. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла..

Сериал Татарстанның Теләче районында төшерелә. Бүген биредә зур бәйрәм оештырылды — тәлинкә ватылды, төшерү үзенчәлекләре күрсәтелде, актерлар, журналистлар җыелды.

Тәлинкәне вату хөрмәте, традицион рәвештә, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминевка тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов сериалның асылына алынган авыл һәм туган тел темасын уңышлы булуын билгеләп узды.

«Без барыбыз да авылдан, аны сагынып яшибез. Авылның туган телләрне саклауда роле зур. Дөрес, авыллар картая бара, яшьләр күбрәк шәһәрләрдә яши, шулай булуга карамастан, җәмгыятебезнең рухи үзәге, умырткасы буларак без аны сакларга, авылны мөмкин кадәр ачарга тырышырга тиешбез», — диде Марат Готыф улы Әхмәтов.

«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ «Алмаш» дип исемләнгән яңа сериал төшерүгә кереште. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.

«Алмаш» сериалын күрсәтү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 2022 елның көзенә планлаштырылган.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

«Алмаш» сериалының режиссеры — Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы — Альберт Шакиров.

Тулырак ТНВ сайтында
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"