Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Кемнәргә юл хакы артачак?

26 февраля 2021 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Яшел Үзәндә бер транспорт оешмасы автобусларда ташламалы юл йөрү билетын бетерәчәге турында игълан итте. Алар белдергәнчә, ташламалы категория гражданнарга киткән чыгымнарны хәзер республика транспорт министрлыгы капламый. Шуңа күрә юлда йөрү хакы һәркем өчен бертөрле булачак. Әйтик, Казанга йөрүче маршрутта янәсе 20 сумга кыйммәтләнәчәк. Пассажирлар бу яңалыкны ничек кабул иткән һәм транспорт министрлыгында хәлне ничек аңлаттылар?

Яшел үзән ПАТПсында автобус йөртүчеләр әлеге яңалык турында берни сөйләми. Ә менә пассажирлар бик аптыраган.

Рәйхана САФИНА
- Бик уңайсыз бик уңайсыз, балаларга янына кунакка если мин элгәре бер-ике бара идем, хәзер бара алмыйм инде.

Халык өчен авыр инде, күренеп тора.

Роман МИХАЙЛОВ
- Автобусларда белдерү бар иде, кондукторлар да ташламалар гамәлдән чыга дип кисәтте. Минемчә, студентлар кесәсенә бу бик нык бәрәчәк.

Ташламалы юл йөрү билетларының гамәлдән чыгуы турында якшәмбе Яшел Үзән автотранспорт предприятиесенең рәсми сайтына язып эленә.

1 нче марттан "Экспресс" җәмгыяте ташламалы категория гражданнарга хезмәт күрсәтүне туктата. Кызганыч, бу мәҗбүри чара. Без күрсәтелгән хезмәт өчен компенсация алмыйча, алга таба эшли алмыйбыз.

Үзгәрешләр 104 һәм 104а автобус маршрутларына кагыла. Алар көн саен Яшел үзәннән Казанга йөри. Ташламалы категориягә керүчеләр бөтен пассажирларның өчтән берен тәшлил итә. Моңарчы бушлай йөрсәләр, хәзер бер утыру 100 сум булырга мөмкин.

Автотранспорт оешмасы вәкилләре хәбәр иткәнчә ташламалы юл йөрү билеты әлегә гамәлдә. Ә сайттагы мәгълүмат бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтү өчен генә язылган.

Дмитрий ГРУЗКОВ - автотранспорт оешмасы җитәкчесе:
- Без инвалидларны үпкәләтергә теләмәдек, без бу игълан белән проблемага җәмгыятьнең игътибарын юнәлтергә теләдек.

ПАТПның транспорт министрлыгына дәгъвасы бар. Янәсе алар социаль юл билеты өчен компенсация түләүдән баш тарткан. Әмма министрлыкта буген әйтуләренчә, ташламалы категорияле кешеләр өчен бюджетта акча каралган.

Алексей СИДОРОВ, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының идарә башлыгы:
- Яшел Үзән районына бу максатларга 47 миллион сумнан артык акча каралган. Узган ел белән чагыштырганда, бу сумма 12 миллон ярымга кубрәк. Әмма бу көнгә кадәр без муниципалитеттан ул хакта белешмә алмадык.

Алексей Сидоров белдеруенчә, муниципалитет белән ПАТП арасында килешу төзелмәгэн. Шунлыктан район министрлыкка ташламасы булган купме кешенең автобусларда йөргәнлеге турында мәгълүмат бирә алмый. Гәрчә, компенсация өчен каралган акча счетта үз вакыты җиткәнне көтеп ятса да.

Шул рәвешле, Башкарма комитет башка мәсьәләне күтәрә. Төрле маршрутларда йөрүче ташламалаы категорияле кешеләр өчен компенсация күлмен арттыру. Иртәгә бу мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен, министр, ПАТП җитәкчесе һәм район башлыгы очрашыр дип көтелә.

tnv.ru
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"