Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылды
4 августа 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Ал төстәге парковка узган ял көннәрендә ачылды, анда автомобильләр өчен 10 урын бар
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылды. «Үзәк универмаг» сәүдә үзәгенең үсеш һәм арендаторлар белән эшләү бүлеге башлыгы Михаил Шутов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Михаил гүзәл затлар өчен каралган мондый парковканы Европада күреп кайткан, анда мондый паркинглар белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың.
Аның башка парковкалардан төп аермасы — машина кую урынының киңрәк булуында. Әгәр гадәти парковканың киңлеге 2,5 метр тәшкил итсә, гүзәл затлар өчен ул 4,4 метрга җитә.
«Бу бик тә уңайлы — киң паркингта кибеттән сатып алган әйберләрне багажникка рәхәтләнеп бушата аласың. Өстәвенә, урыннар, автоледига авыр сумкалар күтәреп еракка барырга туры килмәсен өчен, сәүдә үзәгенә керә торган урынга мөмкин кадәр якын итеп ясалган», — дип искәртте Михаил Шутов.
Ал төстәге парковка узган ял көннәрендә ачылды, анда автомобильләр өчен 10 урын бар. Ихтыяҗ арткан очракта, паркингны тагын да киңәйтергә ниятлиләр.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)