Казанның өч районындагы йортларда су яшел төскә керергә мөмкин
12 февраля 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Дүшәмбе, 12 февральдә, Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда су яшел төскә керергә мөмкин.
Бу «Уранин-А» буягычының Казан ТЭЦ-1 магистраль җылылык үткәргечләренең челтәр суына кертелүе белән бәйле. Мондый чара җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Яшел су» күргән очракта, шәһәр халкына бу хакта диспетчерлык хезмәтенә +7(843)291-87-95 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Уранин-А» буягычы җылылык белән тәэмин итү системаларында кулланыла һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан буяу индикаторы буларак рөхсәт ителә. Ул кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз.
Фото: kzn.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/show-business/372273-kazanny-ch-rayonyndagy-yortlarda-su-yashel-t-sk-kererg-m-mkin/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)