Казанда Татарстан телевидениесе ветераны Тәлгать Фәтхулла улы Сабитов вафат булды
Тәлгать Фәтхулла улы бөтен гомерен телевидениедә һәм радиода эшләүгә багышлаган. Хезмәт эшчәнлеген ул 1979 елда телерадиотапшырулар системасында телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфасында башлый, «Татарстан»телерадиокомпаниясе рәисе урынбасары булып эшли. Аның исеме республика телевидениесе һәм радиотапшыруы тарихында зур урын алып тора, күп дистә еллар дәвамында ул әлеге тармакны үстерүгә зур өлеш керткән.
Аның катнашында Россия һәм Татарстан телевизион тармагының иң мөһим вакыйгалары - дөньякүләм масштабтагы спорт ярышларын трансляцияләүдән башлап, Татарстанда беренче «Яңа Гасыр» спутник телерадиокомпаниясенең эфирга чыгуына кадәр булды.
2002-2004 елларда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә нигез салынган мизгелдә ул гомуми мәсьәләләр буенча, ә 2004 елдан пенсиягә киткәнче – радиотапшырулар буенча генераль директор урынбасары булып тора.
"Яңа гасыр" (хәзер "Болгар радиосы") радиосы татар телендә тәүлек буе FM-диапазонда эшләгән бердәнбер мәгълүмати-музыкаль радиостанция иде. Сабитов тарафыннан татар музыкасының алтын фондын – җырларны, инструменталь көйләрне, халык композицияләрен саклау буенча киң күләмле эш башкарылды. Ул татар телен, татар мәдәниятен популярлаштыру, татар халкын берләштерүгә зур көч куя.
Тәлгать Фәтхулла улы соңгы көннәргә кадәр һөнәренә тугры булып, телевидениедә студиядән тыш чаралар бүлеге инженеры булып эшли. Ул хезмәттәшләре тарафыннан зур ихтирамга лаек.
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
