Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды

14 сентября 2023 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
«ТАТАР СҮЗЕ» конкурсы яңа сезонга старт бирде. Матбугат конференциясе кысаларында быелгы сезонның яңалыклары, бәйгедә җиңүчеләрнең язмышы, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү, нәфис сүз осталары әзерләү кебек мәсьәләләр күтәрелде. Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 1 500 000 сум. Бәйгенең максаты — татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту. Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Бу сезонның зур яңалыгы — махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар үз туган телләрендә дә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара ала. Бәйгедә катнашу өчен, туры килгән номинацияне сайларга, чыгышны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2024@yandex.ru рәсми почтасына юлларга кирәк. Шулай ук сылтама буенча онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Бәйгенең оештыручылары белән элемтәгә керү өчен 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына язарга мөмкин. Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatars-dneasy/344306-kazanda-tatar-s-ze-b-ygesen-bagyshlangan-matbugat-konferentsiyase-uzdy/ Биредә «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова быел «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә ничек алынырга булулары, яңа сезонның үзгәрешләре, өр-яңа «Туган тел» номинациясе хакында фикерләре белән уртаклашты: «ТАТАР СҮЗЕ» — ул татар халкының йөзе. Узган ел, әлеге бәйгене уздырып, без бик зур нәтиҗәләргә ирештек. «Татарстан — Яңа Гасыр» һәм «ШАЯН ТВ» каналларында яңа йөзләр барлыкка килде. Шул рәвешле, без үзебезгә яңа кадрлар табабыз, аларның сәләтләрен үстерәбез. Бәйгедә катнашып, тамашачылар татар халкына, аның мәдәниятенә үзләренең битараф булмаганлыкларын күрсәтәләр. Безнең максатыбыз да шуннан гыйбарәт, халыкта әдәбиятка мәхәббәт һәм кызыксыну уяту». Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatars-dneasy/344306-kazanda-tatar-s-ze-b-ygesen-bagyshlangan-matbugat-konferentsiyase-uzdy/ «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри рәисе, язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла бәйгенең язучылар өчен бик файдалы булуы, үзе өчен яңа авторлар ачуы һәм үзе иҗат иткән «ТАТАР СҮЗЕ» гимны хакында сөйләде. «ТАТАР СҮЗЕ» башка бәйгеләрдән аерылып тора. Биредә җиңү түгел, ә катнашу кыйммәт. Без бу бәйгене үткәреп, халыкны сәнгатьле сөйләүгә җәлеп итәбез, татар язучылары әсәрләрен укучыларны арттырабыз. Тамашачылар, җиңүчеләрне телевидениедән күреп, яңа әсәрләр укый башлый. Әле алай гына да түгел, «ТАТАР СҮЗЕ» профессионаллар арасында шагыйрьләрнең киң мәйданга чыгу аренасы да булып тора», — дип үз фикерен белдерде язучы. Фото: ШАЯН ТВ Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatars-dneasy/344306-kazanda-tatar-s-ze-b-ygesen-bagyshlangan-matbugat-konferentsiyase-uzdy/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"