Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда танылган журналистка янаганнар

"Шәһри Казан" газетасында эшләүче хезмәттәшебез Эльвира Шакирова юлда гадәти булмаган хәлгә юлыккан. Аңа сәер "әфәнде" яный башлаган. "Җомга көн. Кичке сәгать сигезләр тирәсе. Иртәгәсе көнне булачак Коръән ашына азык-төлек җыеп, авылга кайтырга чыктык. Мамадыш трактындагы ягулык станциясеннән чыгып барганда, шул ук полосадан “очып” килгән джип фараларын яктыртып, бертуктаусыз сигнал бирә башлады. Узарга телидер инде бу дим, әмма кая анда – “бөке”нең кызган мәле. Рульдәге ирем әйтә: “Юлына чыгуны яратмады бугай”, – ди. Джип белән идарә итүче ир-егет кызу канлы булып чыкты, “поребрик”ка менеп безне узды. Тәрәзәне төшереп нидер кычкыра үзе. Янәсе, машинасында балалар утыра, ә без аның юлын кискән. Балалар булгач, ни сәбәпле азаплана-азаплана поребрикка менәсең соң? Ирем аңа: “Гафу ит”, – ди. Бу һаман тынычланмый, алдыбызга чыгып туктады да, машинасыннан төште. Иремә машинаны бикләп куярга куштым. Юләр белән юләр булып булмый бит инде. Күзләре үгезнеке кебек ярсу, ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән. Безнең машина янына килде дә, бөтен көче белән тәрәзәгә сукты, ишекне каерып ачмакчы була. Шуннан кулыма телефон алып төшерә башладым. Телефонны күргәч, ул да безнең машина номерын төшереп алды. Аннары миңа: “Дура”, – диде дә утырып китеп барды. Джипка менеп утырганга үзен шулай текә тоттымы соң бу? Аңламадым... Сабак булсын әле моңа дип, төшергән видеоны социаль челтәргә куйган идем, язылучыларымның берсе бу кешенең Рәмис исемле риэлтор булуын әйтте. Кайсы компаниядә эшләве дә тиз ачыкланды. Ни хикмәт, шул компаниядә эшләүче риэлторлар миңа языла ук башлады. Уртак танышлар да пәйда булды. Янәсе, бу бәндәнең җитәкчесе бик борчыла икән. Компания исеме газета битләрендә чыкмасын, репутациягә тап төшмәсен, клиентлары кимемәсен дип хафалана, ди. “Бер тәүлек эчендә гафу үтенсен”, – дидем. Юк, гафу үтенмәде. Хәер, андый оятсыз, әдәпсез кеше гафу үтенә белмидер ул. Ә бит риэлторның төп сыйфаты – кешеләр белән аралаша белү, тәрбияле һәм акыллы булу. Безгә очраган кеше мондый җирдә эшләргә тиеш түгел дип уйлыйм. Компания җитәкчесе әнә шул хакта уйлансын иде...", - дип яза Эльвира. Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatars-dneasy/327830-kazanda-tanylgan-zhurnalistka-yanagannar/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"