Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда «ШАЯН»да Үзгәреш җиле» концерты узачак

Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты «ШАЯН ТВ»га - 5 ел! Әлеге күптән көтелгән вакыйга уңаеннан «ШАЯН ТВ» командасы тамашачылары өчен бәйрәм сюрпризы әзерләде! 26 ноябрь Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» балалар концерты узачак! Шул уңайдан бүген «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды. Әлеге чара, республикабызның мәдәни тормышында мөһим вакыйга буларак, меңгә якын сәләтле баланы бер мәйданчыкта җыячак! Концерт программасында тамашачыларны күп сюрпризлар көтәчәк. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре башкаруында кабатланмас җырлар, талантлы башкаручылар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары! Моннан тыш, бәйрәм чарасында «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы да узачак, алар үзләренең лаеклы бүләкләрен алачаклар һәм татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар! Матбугат конференциясе кысаларында ел дәвамында башкарылган эшкә йомгак ясалды, бәйрәм концерты турында сөйләштеләр, яңа проектлар һәм яңа сезонга планнар белән уртаклаштылар. Биредә «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова каналның шушы 5 ел эчендә нинди нәтиҗәләргә ирешүе, алга таба нинди идеяләрне тормышка ашырырга уйлаулары һәм бик тиздән булачак «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» юбилей концерты хакында фикерләрен җиткерде. «5 ел вакыт күз ачып йомганчы үтте дә китте. Чөнки безнең «ШАЯН ТВ»да бик җанлы тормыш бара. Шушы ел эчендә без Республика һәм Россия күләмендә бик зур нәтиҗәләргә ирештек. Иң зур яңалыгыбыз - «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» грандиоз концерты. Биредә зур сәхнәдә 5 елда ирешкән уңышларга нәтиҗә ясалачак, яңа йолдызлар кабыначак. «Сәйлән» җиңүчеләрен Марат Готыф улы Әхмәтов шәхсән үзе бүләкләячәк. Шундый сәләтле яшьләребез үсеп килә, димәк татар мәдәнияте һәм сәнгате үсә дигән сүз. Киләчәктә дә буыннан-буынга тапшырыла торган зур бер мирас ул «ШАЯН ТВ» каналы». «ШАЯН ТВ» каналының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова әлеге проектка әзерлекнең ничек баруы һәм «Сәйлән» фестиваленең 5 еллык юбилей сезоны хакында сөйләде. «Концертыбызның беренче өлешендә «Сәйлән»нең 5 сезонында катшашкан яшь йолдызлар катнашачак. Шулай ук өр-яңа 5 клип тәкъдим ителәчәк. Икенче өлештә исә дүрт ел дәвамында «Сәйлән» фестивалендә җиңгән балалар «Үзгәреш җиле»ндәге җырларны башкарачаклар. Балалар бу көнне бик көтәләр. Берничә ай дәвамында репетицияләр гөрли. Алар инде безнең гаиләбезгә әверелделәр. Каналыбызга килгәндә татар телен камил белмәгән балалар, хәзер бездән дә яхшырак татарча сөйләшәләр. Шунысы бик сөендерә. Без үзенә күрә татар элитасын үстерәбез дисәк тә ялгыш булмас. Ниһаять, 26сы көнне алар үзләренең барлык сәләтләрен дә күрсәтәчәкләр»,- дип үз фикерен белдерде ул. Шулай ук кунаклар арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева да үз урынын алды. Ул «Сәйлән» фестивалендә катнашкан балаларны югары бәяләде һәм «ШАЯН ТВ» каналы белән хезмәттәшлек итүче остаз буларак, каналның яшь буынны үстерүдәге роле хакында уйлары белән уртаклашты. «Сәйлән» фестивалендә жюри буларак, мин бик рәхәтләнеп катнашам. Монда алган хисләрне, адреналинны мин бер проект белән дә чагыштыра алмыйм. Шуны әйтә алам, татар җыр сәнгатенең киләчәге – ышанычлы кулларда. «ШАЯН ТВ» каналында балаларның сәләтен шулкадәр үстерәләр. Моңарчы «Үзгәреш җиле»ндә олылар гына катнашса, хәзер инде «ШАЯН ТВ» балалары да мондый дәрәҗәгә килеп җиттеләр. Бу, чын мәгънәсендә, уникаль проект һәм ул күпләр өчен зур ачыш булачак. Моңа без бик диккать белән әзерләндек. Балар бик күп кастинглар аша үттеләр. Биредә алар бөтенләй яңа яктан ачылачаклар. Аларның әлеге концертта катнашулары – зур казаныш һәм шул ук вакытта сынау да». Тамашачылар әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 16 декабрь көнне «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында, 17 декабрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында күрә алачаклар. «ШАЯН ТВ» каналы матбугат конференциясендә барлык катнашучыларга һәм кунакларга нәтиҗәле, продуктив очрашу өчен үзенең рәхмәтен белдерә.  Фото: ШАЯН ТВ
Автор: Источник: https://tnv.ru/tat/news/announcement/358029-kazanda-shayan-da-zg-resh-ile-kontserty-uzachak/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"