Казанда Россия президентын сайлаулар көннәрендә ярминкәләр эшләячәк
14 марта 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда Россия президентын сайлаулар көннәрендә, 15-17 мартта, 172 сайлау участогында ярминкәләр эшләячәк. Мәйданчыкларда азык-төлек һәм көнкүреш химиясенә бәяләр 20-25% ка түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Ярминкәләр шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә оештырылачак. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 44, Киров һәм Мәскәү районнарында – 35, Вахитов һәм Идел буе районнарында 49 объект җәлеп ителгән. Совет районында ярминкәләр 44 мәктәптә эшләячәк. Адресларның тулы исемлеге сылтамада китерелә.
Сайлау участоклары 15-17 март дәвамында 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк, дип яза шәһәр мэриясе.
Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.
17 март 8:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ТНВ каналында телемарафон узачак.
Фото: Денис Гордийко, kzn.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/kazan/378591-kazanda-rossiya-prezidentyn-saylaular-k-nn-rend-yarmink-l-r-eshl-yach-k/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)