Казанда һәм Татарстанның зур шәһәрләрендә корбан чалу урыннары билгеләнде
3 июня 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2024 нче елның 16 июненә туры килә.
Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 51 000 сумны тәшкил итә. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 51 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу мәйданчыклары 18 махсус урында оештырылачак (2024 елның 3 июненә алынган мәгълүматлар). Башкалада һәм Татарстанның зур шәһәрләрендә корбан чалу урыннары исемлеген тәкъдим итәбез. Шунысына игътибар итәргә кирәк: Корбан бәйрәменә әлеге исемлеккә үзгәрешләр керергә мөмкин.
Казанда корбан чалу урыннары:
№
Оешма / мәчет
Адрес
«Әл-Мәрҗани»
Каюм Насыйри ур., 17
«Апанай»
Каюм Насыйри ур., 27
Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс
Бертуган Петряевлар урамы, 6
4.
«Тынычлык»
Мирный торак массивы, Мелитопольская, 15
5.
«Гадел»
Оренбург проезды, 193
6.
«Ризван»
Хөсәен Мәүлетов ур., 48а
7.
«Биләл»
Вознесенское торак массивы,
Иркен урамы, 29
8.
«Коддус»
Карьер торак массивы, Яснополянский тыкрыгы, 16
9.
«Иман Нуры»
Нагорный торак массивы, Дорожная урамы, 32а
10.
«Әхтәм»
Киндери торак массивы, Азин ур, 101 а
11.
«Казан Нуры»
Ф.Әмирхан ур., 3
12.
«Салихҗан»
Бестужев, 66
13.
«Фатиха»
Кадыш торак массивы, Рихард Зорге урамы, 2а
14.
«Мәүлид»
Залесный торак массивы, Селянская урамы, 23
15.
«Әхмәдзәки»
Залесный торак массивы, Осиновский тыкрыгы, 16а
16.
«Рамазан»
Окольная урамы, 25б
8-927-249-47-52
17.
«Рәҗәп»
Энгельс урамы, 20/39
18.
«Җомга»
Юдино торак массивы, Ильич урамы, 4
Татарстан шәһәрләре: Яр Чаллы һәм Әлмәт
№
Оешма / мәчет
Адрес
1
“Элекке ит комбинаты”
Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында (“Мясокомбинат” тукталышы)
2
“Экстрим мәйданчык”
Әлмәт ш., Бигаш ур.
3
''Тәзкирә'' мәчете
Әлмәт ш., Обьездная ур., 37
Фото: dumrt.ru
Источник: https://dumrt.ru/news/news/news_30704.html
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)