Казанда БРИКС саммиты көннәрендә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтен чиклиячәкләр - исемлек
Казан халкына нинди урамнардан йөрергә һәм кайсы транcпорттан файдаланырга тәкъдим итәләр? Рания Абдрахманова тулырак.
Ләкин сүз урамнарны тулысынча ябу турында бармый. Әйтик, 16сыннан 25нче октябрьгә кадәр Оренбург трактының Җиңү проспектыннан алып - Академик Парин урамына кадәр - дублер өлешендә генә хәрәкәтләнергә ярамаячак. Ул Универсиада авылы тирәсе. Петербург урамы буйлап та хәрәкәт кала, тик Суконная урамыннан алып Назарбаевка кадәр дублер өлеше - шулай ук 16сыннан 25нче октябрьгә кадәр ябык булачак


Шәһәр үзәгендә - 22се 23е һәм 24е алты урам вакытлыча ябык булачак. Төп урамнардан тыш, алар арасындагыларында хәрәкәт өлешчә чикләнә. Әйтик, Карл Фукс, Лобачевский, Пушкин, Театр урамнарының кайбер участокларын узып булмаячак. Кремль урамы - 1нче май мәйданыннан башлап, Профессор нужин урамына кадәр вакытлыча ябыла.
Ә менә Мехчылар урамыннан Кызыл Татарстанга, ә Тукай урамыннан Татарстан урамына сулга борылырга рөхсәт итәчәкләр.


Әлеге урамнардагы йортларда яшәүчеләргә шәхси автомобильләрдә чыгып йөрмәскә киңәш ителә. Машинаны ишегалдында, гараж яки куярга ярый торган урыннарда калдырсалар ярый.
Үзгәрешләр миллениум күперенең үзәккә бара торган ягына һәм вишневский урамына кагыла. Күпергә кергәндә машина йөртүчеләргә алда сулга һәм уңга борылу тыела икәнне истә тотарга кирәк. Хәрәкәт турыга гына рөхсәт ителә дигән вакытлыча юл билгесе куячаклар. Ул Мәрҗәни урамына белән киселешкә кадәр дәвам итәчәк.
Җәмәгать транспорты схемасында да үзгәрешләр булачак. Тулырак "Татарстан хәбәрләре" репортажында карый аласыз.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/kazan/421748-kazanda-briks-sammity-k-nn-rend-kayber-uramnarda-transport-kh-r...
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
