Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда БРИКС саммиты көннәрендә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтен чиклиячәкләр - исемлек

15 октября 2024 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Хәзер Казан халкы һәм башкалага килергә җыенучылар өчен мөһим мәгълүмат. Казанда БРИКС саммиты алдыннан һәм ул уздырылган көннәрдә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтен вакытлыча чиклиячәкләр. Кайберләре иртәгәдән үк гамәлгә керә. Машина белән чыгарга җыенсагыз, маршрутны алдан ук уйларга кирәк. Җәмәгать транспорты эшендә дә бераз үзгәреш булачак. 

Казан халкына нинди урамнардан йөрергә һәм кайсы транcпорттан файдаланырга тәкъдим итәләр? Рания Абдрахманова тулырак. 

Ләкин сүз урамнарны тулысынча ябу турында бармый. Әйтик, 16сыннан 25нче октябрьгә кадәр Оренбург трактының Җиңү проспектыннан алып - Академик Парин урамына кадәр - дублер өлешендә генә хәрәкәтләнергә ярамаячак. Ул Универсиада авылы тирәсе. Петербург урамы буйлап та хәрәкәт кала, тик Суконная урамыннан алып Назарбаевка кадәр дублер өлеше - шулай ук 16сыннан 25нче октябрьгә кадәр ябык булачак





Шәһәр үзәгендә - 22се 23е һәм 24е алты урам вакытлыча ябык булачак. Төп урамнардан тыш, алар арасындагыларында хәрәкәт өлешчә чикләнә.  Әйтик, Карл Фукс, Лобачевский, Пушкин, Театр урамнарының кайбер участокларын узып булмаячак. Кремль урамы - 1нче май мәйданыннан башлап, Профессор нужин урамына кадәр вакытлыча ябыла.

Ә менә Мехчылар урамыннан Кызыл Татарстанга, ә Тукай урамыннан Татарстан урамына сулга борылырга рөхсәт итәчәкләр.



Әлеге урамнардагы йортларда яшәүчеләргә шәхси  автомобильләрдә чыгып йөрмәскә киңәш ителә. Машинаны ишегалдында, гараж яки куярга ярый торган урыннарда калдырсалар ярый.

Үзгәрешләр миллениум күперенең үзәккә бара торган ягына һәм вишневский урамына кагыла. Күпергә кергәндә машина йөртүчеләргә алда сулга һәм уңга борылу тыела икәнне истә тотарга кирәк. Хәрәкәт турыга гына рөхсәт ителә дигән вакытлыча юл билгесе куячаклар. Ул Мәрҗәни урамына белән киселешкә кадәр дәвам итәчәк.

Җәмәгать транспорты схемасында да үзгәрешләр булачак. Тулырак "Татарстан хәбәрләре" репортажында карый аласыз.



Источник: https://tnv.ru/tat/news/kazan/421748-kazanda-briks-sammity-k-nn-rend-kayber-uramnarda-transport-kh-r...


Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"