МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Казанда "Алмаш" сериалының премьерасы булды!

13 сентября 2022 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Казанда узучы XVIII Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән «Алмаш» сериалы тәкъдим итү кичәсе узды.

«Республика» сәүдә үзәгенең 6нчы залында аншлаг иде! Яңа татар сериалын карарга килгән тамашачыга урын да җитмәде. Күпчелек утырып түгел, басып карады. Бирегә җыелган тамашачы «Алмаш» сериалының беренче сериясен карады, ә соңыннан иҗат төркеме белән очрашу көтте.

«Дөресен генә әйткәндә, миңа уйнавы бик җиңел булды. Мин үземне уйнадым, дип әйтсәм дә була», — дип сөйләде тамашачыга төп рольләрнең берсен уйнаган Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла.

Белешмә:

Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.

«Алмаш» сериалын күрсәтү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 2022 елның көзенә планлаштырылган.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

«Алмаш» сериалының режиссеры — Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы — Альберт Шакиров.

tnv.ru
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК