МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Казанда 83 яшьлек пенсионер мошенникларга 250 мең сум акча биргән

Казанда 83 яшьлек ханым мошенниклар алдаган. Җинаятьчеләр пенсионерга оныгы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан һәм җинаять эшен туктату өчен зур суммада акча бирергә кирәк, дип шалтыратканнар, дип Казан мэриясе матбугат хезмәте белдерә.

14 мартта хатын-кызга билгесез кеше шалтырата һәм үзен тикшерүче дип таныштыра. Мошенник пенсионерга оныгының зур юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен, аңа операция ясауларын һәм хәзер ул аңсыз булуын җиткергән. Моннан тыш, аферист авария вакытында оныгының кечкенә баланы таптатуын һәм хәзер ул да реанимациядә булуын, аңа да тиз арада дарулар һәм кыйммәтле дәвалану таләп ителүен аңлата. Шуннан соң җинаятьче зыян күрүчегә якларның дуслашуы һәм оныгына карата җинаять эзәрлекләвен туктату өчен зур күләмдә акча таләп ителүе турында хәбәр итә. Пенсионер ханым таныш булмаган кешегә ышана һәм 250 мең сум күләмендә акчасы булуын хәбәр итә. Аферист пенсионерга әлеге акчаны аның ярдәмчесенә бирергә куша, тиздән килеп алачакларын җиткерә. Барлык кушканнарны үтәгәннән соң, пенсионер үзенең кызына шалтырата һәм алданганлыгын аңлый.

"Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. "Вишневский" полиция бүлегендә җинаять кылуга катнашы булган затны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә", – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com
tnv.ru
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК