Казанлылар балаларына Вениамин, Камал, Айлита-Сафия, Алданбатырхан исемнәре биргән
30 июня 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 423 бала: 220 малай һәм 203 кыз тууы теркәлгән, дип хәбәр ителә мэрия порталында.
Иң яшь әнигә 19 яшь булса, иң өлкәненә - 45. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә - 51. Туган вакытта минималь бала авырлыгы - 1100 граммны тәшкил иткән, ә максималь авырлык 4830 грамм булган.
Атна дәвамында иң еш кушылган балалар исемнәре: Әминә, Роман, Александра, Кәрим, Әмир, Станислав, Лев, Ясминә, Мәликә, Зәринә, Тимур. Сирәк кушылган исемнәр: Жасмина, Серафима, Вениамин, Камал, Айлита-Сафия, Әмин, Стефания, Айсель, Алданбатырхан.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 201 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кәләшкә 18 яшь, кияүгә – 19. Атнаның иң өлкән киявенә 80 яшь, иң өлкән кәләшкә – 68, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
(Татар-информ)
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)