Казанлыларның янгынга каршы режимны үтәүләрен тикшерделәр
3 мая 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре май бәйрәмнәрендә Казанда яшәүчеләрнең янгынга каршы махсус режимны үтәүләрен тикшерде.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 17 маена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Аның вакытында коры үлән, чүп-чар яндырырга һәм шашлык кыздырырга ярамый.
Коткаручылар шәһәрнең Киров районында бакча ширкәтләре буенча рейд үткәрде, шулай ук Тирән күл ярын карады.
Рейд вакытында берничә сәгатьтә хокук бозучыларны таба алмадылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүзләренчә, елдан-ел республика халкы янгынга каршы махсус режимга җаваплырак карый һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тырыша.
«Соңгы вакытта узган еллардагы кебек җитди хокук бозулар юк. Елдан-ел алар кими. Гражданнар янгынга каршы режим таләпләрен үти», — диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Рафис Сафин.
Махсус янгынга каршы режим башланганнан бирле коры үләнне һәм чүп-чарны яндырган өчен 147 татарстанлы административ җаваплылыкка тартылган.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)