Казаннан хаҗга киткән беренче төркем Мәккәгә барып җитте
Хаҗилар төркем җитәкчеләре һәм табиблар озатуында Гомрә хаҗы кылу өчен «Әл-Хәрам» мәчетенә юл тотты: биредә алар тәваф (Кәгъбәтулланы 7 мәртәбә әйләнеп чыгу) һәм сәгый кылды (Сафа белән Мәрва таулары арасын 7 тапкыр узу), ир-атлар чәчләрен алдырып, ихрам халәтеннән чыкты.
Олуг хаҗга кадәрге 10 көндә хаҗилар өчен төрле дәресләр (хаҗ, әхлак, Коръән дәресләре), экскурсияләр оештыру каралган.
49 булачак хаҗи изге сәфәргә Татарстан башкаласыннан 25 июльдә кузгалды. Башта алар Мәскәүгә очты. Монда аларга республика хаҗиларының 49 кешедән торган тагын бер төркеме кушылды. Әлеге ике төркем ил башкаласыннан Дубайга юл тотты, аннан уңайлы автобусларга күчеп утырып, ике тәүлек чамасы барганнан соң, кичә Мәккәгә барып җитте.
Быел “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы программалары белән 1800 кеше хаҗ сәфәре кыла. Изге сәфәргә барлыгы 36 төркемне җибәрү күздә тотыла.
Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 4 августта китәчәк.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
