Казаннан хаҗга беренче төркем 25 июльдә китә
24 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казаннан беренче төркем хаҗ сәфәренә 25 июль көнне 16.55 сәгатьтә китә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Казан, Буа, Яшел Үзән районнарыннан 49 хаҗины юлга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин озатачак.
Булачак хаҗилар Мәккәгә «Супер-эконом» программасы буенча бара. Әлеге программа үз эченә катнаш маршрутны ала. Башта татарстанлылар “S7 Airlines” авиакомпаниясе рейсында Казаннан Мәскәүгә юл тотачак. Монда аларга Татарстан хаҗиларының 49 кешедән торган тагын бер төркеме кушылачак, соңгыларының сәфәре Мәскәүдән башлана.
Шул ук көнне 23.20 сәгатьтә әлеге ике төркем «Emirates Airlines» авиакомпаниясе рейсында Дубайга оча, аннары алар Мәккәгә кадәр баручы автобусларга күчеп утырачак. Автобусларда аларның ике тәүлек чамасы баруы планлаштырыла. Сәфәрнең озынлыгы якынча 29 көнне тәшкил итәчәк.
Быел “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы программалары белән 1800 кеше хаҗ кыла. Татарстан хаҗиларының 196 кешелек беренче 4 төркеме изге сәфәргә 24 июльдә кузгалачак. Алар Согуд Гарәбстанына Мәскәүдән оча. Быел хаҗга барлыгы 36 төркемне җибәрү күздә тотыла.
Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 4 августта китәчәк.
Казан аэропортыннан хаҗиларны озату 25 июль көнне сәгать 15.00дән 15.30га кадәр була.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)