Казан аэропортында Тукай иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе ачылды
14 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
12 гыйнварда «Казан» аэропортында аэровокзал комплексын бизәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен визуальләштерү буенча балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән иҗади эшләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурсантларның иң яхшы эшләрен махсус оештырылган күргәзмәдә һәм аэропортның беренче терминалы мониторларында күрергә мөмкин. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Бәйге 5-7 яшьлек балалар, I-IV, V-VIII, IX-XI сыйныф укучылары, 17 яшьтән узган егетләр һәм кызлар арасында үткәрелде. Жюри әгъзалары 100дән артык яшь рәссамның эшен бәяләде.
«Яшь рәссамнарны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров котлады. Балаларга «Казан» халыкара аэропорты дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды. Алар өчен шулай ук аэропорт буйлап экскурсия оештырылды һәм чәй табыны әзерләнде», - диелә министрлык хәбәрендә.
Узган елның декабрь аенда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Казан» халыкара аэропорты ярдәмендә балалар арасында рәсем бәйгесе үткәргән иде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)