Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә намаз уку бүлмәсе ачылды
23 августа 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
22 августта Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә намаз бүлмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ветераннар (инвалидларның) «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин бар иде. Аларны сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Илдар Фәхретдинов, хастаханәнең медицина хезмәткәрләре, чараны башлап йөрүче РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм вице-президент Раил Валькаев каршы алды, дип яза Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Консультатив поликлиниканың беренче катында урнашкан гыйбадәт бүлмәсе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башлангычы һәм авырулар үтенече белән оештырылган. Бүлмәнең мәйданы – 10 квадрат метр, анда берьюлы 5 кеше намаз укый ала. Анда намазлыклар һәм Коръәннәр бар. Янәшәдә генә тәһарәтханә урнашкан.
Намаз уку бүлмәсе тиз арада эшләп ачылды – төзекләндерү һәм эчке матурлау эшләре 2024 елның июнендә башланган иде.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җәмәгать урыннарында һәм хастаханәләрдә намаз уку бүлмәләрен ачу башлангычын 2020 елдан гамәлгә ашыра.
Фото: dumrt.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/dean/410690-kazan-sh-rene-sugysh-veterannary-gospitalend-namaz-uku-b-lm-se-a...

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)